Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Чудо – мир сказок Чуковского»

2022 елның 31 мартында без танылган рус балалар язучысы, тәрҗемәче, тәнкыйтьче, мемуарист, лингвист Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тулуын билгеләп үтәбез. «Муха-Цокотуха», «Тараканище», «Доктор Айболит», «Мойдодыр» һ.б. әкиятләрен өлкәннәр дә, балалар да яратып укый. 30 март көнне Татар Шуганы авыл китапханәсендә Корней Иванович Чуковскийның «Чудо – мир сказок Чуковского» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Балалар Корней Иванович Чуковскийның биографиясе, әсәрләре белән таныштылар.  Язучының үз исеме -Николай Васильевич Корнейчуков, ә  Корней Иванович Чуковский аның әдәби псивдонимы гына икәнен белделәр. Әдәбият белгече, язучы, галим К.Чуковский балаларны бик яраткан һәм алар өчен бик күп әкиятләр иҗат иткән. Аның шигырьләре балаларга шатлык китерә. Чара ахырында балалар Чуковский шигырьләрен укыдылар һәм экранда “Мойдодыр” мультфильмын карап, әкият буенча фикер алыштылар.