Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Табышмаклар бакчасында»

Ни өчен балаларга табышмаклар кирәк? Алар кечкенә кешенең зирәклеген, игътибарлылыгын һәм күзәтүчәнлеген арттыралар. 28 март көнне Татар Шуганы авыл китапханәсендә «Табышмаклар бакчасында» чарасы уздырылды. Китапханәдә урнаштырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясап табышмак китаплары белән таныштык. Табышмакларның барлыкка килү тарихын, аларның төрле  төрләргә бүленүен өйрәндек. Шулай ук чишү юлларын эзләдек. Кызыклы һәм файдалы конкурста  катнашып укучылар күңелле итеп ял иттеләр һәм укырга китаплар алып өйләренә таралдылар.