Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Татарстан мирасы»

Татшуган авыл китапханәсендә Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында Россия тарихындагы мөһим вакыйга, болгарлар тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга  багышланган “Татарстан мирасы” чарасын уздырдык. Китаплар һәм электрон презентация ярдәмендә укучыларга Идел буе Болгар Хөкүмәте 922 елның 21 маенда ислам динен кабул итүне аңлаттым. Ислам динен кабул итү Болгарның рухи берләшүенә, Болгарда дәүләтчелекне ныгытуга сәбәп була. Яңа дин шәһәрләр, сәүдә һәм һөнәрчелек үсешенә дә ярдәм итә. Болгарлар иң алга киткән Ислам илләре белән дипломатик һәм башка мөнәсәбәтләр урнаштыралар, шул рәвешле Болгарга аларның фәнни һәм мәдәни казанышлары үтеп керү юлы ачыла. Болгарлар ярдәме белән Россия территориясендә ислам тарала. Үз хезмәтләре, китаплары белән бу җирләрдә тынычлык һәм яхшылык тараткан галимнәрне, имамнарны һәм укытучыларны хөрмәтлибез һәм олылыйбыз. Алар мәрхәмәтле булырга өйрәтәләр, башка конфессияләр вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыралар. Чарада балаларга үз гореф-гадәтләребезне, телебезне, мәдәниятебезны сакларга кирәклеге турында сөйләдем. Бу - халкыбызның төп кыйммәтләре.