Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“РСО кар десанты” – “Россия Студентлар отрядлары

“РСО кар десанты” – “Россия Студентлар отрядлары” гомумроссия иҗтимагый оешмасының ирекле акциясе. Бу хәрәкәтнең бурычлары - киң мәгърифәтчелек һәм һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге, яшьләрне патриотик тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Беренче февральдән КДЭУның “Резонанс” Кар десанты отряды походка чыгып, биш көн эчендә студентлар Азнакай районында булалар һәм бушлай ярдәм күрсәтәләр.Үз максатларын тормышка ашырып, студентлар авыл җирлеге, андагы оешмалар, аларның эшчәнлеге белән дә танышалар. Китапханәдә булып аның торышы, фонды, эшчәнлеге белән видеороликлар аша таныштылар. Музей бүлмәсе материаллары һәм экспонатлары зур кызыксыну уяттылар. Алар, авыл җирлегендә яшәүче балаларның, шәһәр мохитендә үскән балалардан ким белем, тәрбия алмаганны күрделәр.  Үсеп килүче балалар өчен барлык шартлар да тудырылганына ышанып,  шул фикерләрен җиткерделәр. Очрашу ике як өчен дә файдалы булды.