Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Интернет челтәре һәм БЕЗ”

Татшуган авыл китапханәсендә “ Интернет челтәре һәм БЕЗ ” дәресе узды. Электрон презентация ярдәмендә Интернетның уңай һәм куркыныч якларын аңлаттым. Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Тиз арада үзебезгә кирәкле мәгълүмат алабыз, үзара аралашабыз, төрле коммуналь хезмәтләр өчен түлибез һ.б... Җайлы, аз вакыт сарыф ителә, тиз башкарыла, күп чыгымнар сорамый. Вируслардан ничек сакланырга соң? Яңартылган  антивирус программалары кулланырга; шик  тудырган хатларны ачмаска, браузерның кисәтүен игътибарга алырга; телефон  номерын сайтларга  кертмәскә, смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә; телефон исәбеннән акча югала башласа, тиз арада операторга хәбәр итәргә. Бөтендөнья пәрәвезе ятьмәсенә эләкмичә, һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәкне ассызыклап аңлаттым. Чарадан балалар файдалы киңәшләр алып таралдылар.