Фәнни хезмәткәрләр белән очрашу.
Авылыбызда Казан галимнәре белән очрашу узды. Авылыбыз тарихы,тарихи урыннары, атамалары, чишмәләре, бәет-мөнәҗәтләре,китапханә каршында оештырылган музей бүлмәсендәге материаллар,борынгы китаплар белән танышып,кул эшләре осталары,баянчылар белән очрашып бик күп материал тупладылар. Очрашу бик файдалы һәм кызыклы узды.