“Күңелле тәнәфес”
Татшуган авыл китапханәсендә балалар өчен “Күңелле тәнәфес” - кроссвордлар, башваткычлар, ребуслар чишү уены оештырылды. Ребуслар, башваткычлар һәм кроссвордлар чишү - балаларның яраткан ял итү шөгыле. Чарада балалар башваткыч, ребус, шарад, кроссворд төшенчәләре белән таныштылар. Балалар журналлары “Фантазеры”, “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Мир детей и подростков” та басылган мавыктыргыч уеннарны уйнадылар. Аларны дөрес итеп чишәргә өйрәнделәр. Уен ахырында балалар ребусларны тиз арада чишүдә ярыштылар, җавапларын китаплардан эзләделәр.