Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Кояш астында урын һәркемгә җитә”

 1 июнь - Балаларны яклау көне һәм уку елы тәмамланып җәйге каникуллар башлану унаеннан Татшуган авыл китапханәсе балалар өчен “Кояш астында урын һәркемгә җитә” - күңел ачу – уеннар программасы белән ял оештырды.  Хәрәкәтле уеннарга, татар милли  уеннарына балалар бик теләп катнаштылар. Такмаклар, тизәйткечләр, табышмаклар әйтү, бию конкурслары узды.  Җәй, каникул, спорт темаларын яктырткан шигырьләр, җырлар игътибар үзәгендә булды. Шулай ук балалар бик теләп китаплардан бирелгән өзекләрне табып укыдылар. Балаларның шат йөзләрендә балачакның бәхетле мизгелләре чагылды. Чара бик күңелле һәм файдалы үтте.