#ГаиләТарихындаГасырларКайтавазы
15 май — табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көне билгеләп үтәлә. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Гаилә - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Табигать һәр нәрсәне парлы итеп яраткан. Шуңа күрә кошлар да, җәнлекләр дә, хәтта бөҗәкләр дә үз парын таба, оя кора. Әгәр ике яшь йөрәк бер-берсен таба икән, гаилә туа…Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә әни, үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә, ул - гаиләнең йөрәге.