Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#КнигиОВойне

Мөхәммәт Мәһдиев (1930 — 1995).
Язучы-прозаик Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 нчы елның 1 нче декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туа. 1944 нче елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлый. Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәнен укыта.
Мөхәммәт Мәһдиев 1950—1954 нче елларда Балтыйк хәрби флотында хезмәт итә. Соңыннан Арча районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Шул вакытта Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып укый. 1960 нчы елдан Мөхәммәт Мәһдиевнең язмышы Казан дәүләт университеты белән бәйле. Башта, укып, фәнни дәрәҗә ала, аннары студентлар укыта. «Без — кырык беренче ел балалары» автобиографик повестенда Бөек Ватан сугышы чорында балаларның педагогия көллиятендә белем алуы тасвирлана. Сугыш елларында укырга килгән гади авыл балалары бик күп авырлыкларга дучар була. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрнең аннотация өлешен: «Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышы на туры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты», - дип башлый. Ул чор студентлары алган белемнәренең киләчәктә кирәк булачагын тулаем аңлыйлар, шуңа күрә тырышып укыйлар.