Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...»

Татар Шуган авыл китапханәсендә 1-5  сыйныф укучылары өчен “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...”- дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрелде.  Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган презентация ярдәмендә биографиясен искә төшердек.  Китапларына күзәтү үткәрдек. 1907 елда татар фольклоры мотивлары буенча язылган «Шүрәле» һәм «Су анасы» поэма – әкиятләре, “Бала белән күбәләк” шигыре буенча эшләнгән мультфильмнар карадык. Тукай әкиятләрендә могҗизалар һәм кызыклы вакыйгалар күп. Балалар әкият геройларын тасвирлауда бик актив катнаштылар, әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Уңай эмоцияләр алдылар һәм шагыйрьнең әсәрләре  турындагы белемнәрен арттырырга вәгъдә бирделәр. Укучыларга  Г. Тукайның әсәрләре буенча рәсемнәр ясап, китапханәгә бүләк итәргә тәкъдим ителде.Соңыннан, татар теленең гимны булган “Туган тел“ җырын  аудиоязмада  тыңладык һәм кушылып җырладык.