“Хәрәкәттә – бәрәкәт, хәрәкәткә мең рәхмәт”
7 нче апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы гына сайланмый, чөнки 1948 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) гамәлгә куела. Бу чарадан Татшуган авыл китапханәсе дә читтә калмый. Башлангыч сыйныф укукчылары өчен сәламәтлекне саклау, аны ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән “ Хәрәкәттә – бәрәкәт, хәрәкәткә мең Рәхмәт” исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә спорт, сәламәтлек турында мәкальләр, әйтемнәр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы рәсемнәр урнаштырылды, әңгәмә үткәрелде. Балалар белән бергәләп иртәнге гимнастика күнегүләрен кабатладык, позитив алдык.