Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Сезне могҗизалы, тылсымлы, игелекле һәм акыллы дуслар - КИТАПЛАР көтә.”

2 апрель - Халыкара балалар китабы көне.  Шул уңайдан Татшуган авыл китапханәсендә беренче һәм өченче сыйныф укучылары өчен  “Сезне могҗизалы, тылсымлы, игелекле һәм акыллы дуслар - КИТАПЛАР көтә ” – күргәзмә белән танышу һәм кычкырып уку сәгате үткәрдем. 1967 елда  Балалар китабы буенча халыкара оешма тарафыннан Халыкара балалар китабы көне итеп игълан ителүен һәм билгеләп үтелүен аңлаттым. Балалар бик кызыксынып китапларны карадылар. Төрле әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыдылар.Үзләренең яраткан китаплары, әкиятләре һәм шигырьләре турында сөйләделәр. Чарадан соң балалар өйләрендә укырга китаплар алдылар. Чара бик файдалы узды.