Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Без - акыллы, без - зирәк, белем безгә бик кирәк”.

Китапханәдә журналлар иленә сәяхәт “Без- акыллы, без - зирәк, белем безгә бик кирәк” дигән темага узды. Чара барышында кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен нәшер ителүче “Салават күпере”, “Сабантуй”,“Ялкын”, “Фантазеры”, “Мир детей и подростков” журналлары турында әңгәмә үткәрдем. Балалар бик күп кызыклы сәхифәләр, уеннар белән таныштылар, бик теләп рәсемнәр карадылар. Шулай ук мавыктыргыч рубрикалар, үзләрен кызыксындырган темалар турында сөйләделәр. Чара ахырында балаларга шундый ук кызыксынучан, акыллы, шат күңелле булып калуларын теләдем һәм китапханә ишекләре барлык теләүчеләр өчен һәрвакыт ачык булуын, ошаган китаплар һәм журналларны үзләре белән өйләренә укырга алырга мөмкин булуын аңлаттым.