Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Карга боткасы»

Татар халкының иң популяр язгы бәйрәме, һичшиксез, “Карга боткасы”. Хәзерге вакытта бу традицияләр исән. Борынгы заманнарда халык язны үз канатларың очларында каргалар алып килә, дип санаган. Шуңа күрә кар эри башлауга мәдәният йорты, китапханә, мәктәп укучылары белән берлектә, каргалар килү хөрмәтенә “Карга боткасы” бәйрәме оештырылды. Балалар авылның мәдәният йорты каршына  җыелды. Алар һәр йорттан ярма, сөт, май, шикәр, йомырка җыйдылар. Шулай ук бәйрәмгә барысы да шигырьләр,  җырлар әзерләп килделәр. Уеннар һәм күңел ачудан соң барысын да табын янына чакырдык һәм ботка белән сыйландык. Беренче порция барысына да тынычлык һәм мул уңыш теләп бирелде. Икенчесе - су хайваннарын саклау өчен. Өченчесе - күктә кояшлы көннәр күп булсын һәм вакытында яңгырлар яусын өчен, ә дүртенчесе - каргаларга  яз китергәннәре өчен рәхмәт белән!Шуннан соң ботка барлык катнашучыларга да өләшенде. Мәдәният йорты каршысы ул көнне шау-гөр килеп торды!