Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#Сугышхатынкызйөзетугел

атшуган авыл китапханәсендә күп еллар эшләгән, тыл ветераны Сафиуллина Ләмига Рахматулла кызы истәлекләре.Тылдагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган өлкән апаларыбыз, әбиләребез бу чор турында күз яшьләренә буылмыйча сөйли дә алмый. Аерма шунда гына: алар өстенә дошман пулясы явып тормаган. Ә калганы...Сугыш чоры балалары – Бөек Җиңүне якынайтуда зур өлеш керткән фидакарь затлар. Ни кызганыч, тыл фронтында ныклык, батырлык күрсәткән өлкәннәребезнең сафы елдан-ел сирәгәя. Исән чакларында кадерләрен белү, ихластан рәхмәтебезне җиткерү һәм балалык, үсмерчак елларындагы авыр хезмәтләрен бәяләү – кешелек бурычыбыз.Сугыш чоры балаларының берсе, Сафиуллина Ләмига Рахматулла кызы, 1932 елның 7 февралендә Арча районы Урта Бирәзә авылында туган. Башлангыч сыйныфларны туган авылында, ә 7 нче сыйнфны Арчада укый. Балалык, яшьлек еллары коточкыч авыр, сугыш елларына туры килә. Сугыш елларының ачлыгын, ялангачлыгын күрергә, көч җитмәслек авыр эшләрендә эшләргә туры килә.Сугыш башлану белән әтисе сугышка китә. Әнисе көне-төне колхоз эшендә була. Ә өйдә берсеннән берсе кечкенә биш бала. Иң өлкәненә – 9 яшь. Әбисенә өй эшләрендә ярдәм итүче, энеләрене тәрбияләүче була ул. Җәй буе терлекләргә печән әзерлү, колхозның яшелчә бакчасында яшелчәләргә су сибү, чүп уту эшләрен башкара. “Колхоз күп итеп басуга бәрәңге утырта иде. Бала гына булуыга карамастан олылар казыган бәрәнгене җыя идек” –дип искә ала Ләмига апа. Урып- җыю чорында ындырда ашлык чистартуда эшли. 1950 нче елны авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган Свияжсктагы техникумга агрономия бүлегенә укырга керә.1953 нче елда уку йортын тәмамлый. Балтач районында агроном итеп билгеләнә.1954 нче елның 24 нче мартында Татшуган авылына кайта. Чалпы МТС ыннан “Эконом” колхозына агроном итеп җибәрәләр.1955 нче елның октябрь аеннан Татшуган авыл китапханәсендә эшли башлый. Алабуга мәдәният техникумына укырга керә. 1959 нчы елда укып бетереп китапханәче дипломы ала. Китапханә эше белән бер рәттән партия оешмасы секретаре, авыл советы кушкан эшләрне дә эшли. 1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга багышлап фотоальбом төзи. “Эконом” колхозы оешуга 50 ел, Татшуган авылы тарихы, комсомол оешмасы тарихы, башлангыч партия оешмасы тарихы буенча альбомнар ясый. Бу эштә өлкән яшьтәге авылдашлар бик зур ярдәм итәләр. Ләмига апа 1982 елда лаеклы ялга чыга.