Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Үзебез өчен кошлар дөньясын ачабыз”

2 нче март көнне “Аккош” балалар бакчасында “Үзебез өчен кошлар дөньясын ачабыз” –темасына әңгәмә уздырдык. Балаларга кошларның төрләре, тукланулары, файдалары турында  сөйләдек. Китапханәдә булган кошлар турында китаплар белән таныштык. Табигатькә сәяхәт сериясеннән “Кошлар”, В.Г.Ватхинның “Удивительный мир природы” , Ә.Хәсәновның “Табигатькә тәрәзә” , “Тылсымлы шарлавык”, Г. Моратның  “Тизрәк үсәсем килә”, Р.Сәлахның “Чәчәк яраткан песи” китапларыннан хикәяләр һәм шигырьләр укыдык. Сорауларга балалар бик теләп җавап бирделәр.Кошлар — табигать күрке. Ямьле, нәфис гәүдәле, ялтыравыклы, гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә, тормышыбызны бизи. Агачларны, үсемлекләрне үрчетүгә ярдәм итә. Агачларны, үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар.Кошлар – безнең дуслар, без — кошларның дуслары.Кошларны саклау — табигатьне саклау, ә табигатьне саклау — Туган илне саклау ул.  Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик. Әңгәмәбез кызыклы һәм файдалы узды.