“ Әфган сугышы ветераннары ”
Татар Шуганы авыл китапханәсендә “ Әфган сугышы ветераннары ” - батырлык сәгате узды. Укучылар әфган сугышының фаҗигале вакыйгалары турында зур кызыксыну һәм тетрәнү белән тыңладылар. Әлеге чарага “ Авылдашларабыз – Әфган сугышы ветераннары” - папкасы төзелде. Анда безнең авылның 7 сугышчы-интернационалисты турында материаллар, аларның фоторәсемнәре һәм бүләкләре җыелган. Чарада «Хәрби антка тугрылык» китабына аерым игътибар бирелде. Чараның азагында Әфган сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.