Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Интернет челтәре этикеты»

 Татшуган авыл китапханәсендә “Интернет челтәре этикеты ” дип исемләнгән әңгәмә - дәрес уздырылды. Электрон презентация ярдәмендә укучыларга Интернет челтәрендә грамоталы, куркынычсыз һәм җаваплы эш итү күнекмәләрен, шулай ук  персональ мәгълүматларны һәм компьютерны төрле куркынычлардан саклау кирәклеген аңлаттым. Яңартылган  антивирус программалары кулланырга, шик  тудырган хатларны ачмаска, браузерның кисәтүен игътибарга алырга, телефон  номерын сайтларга  кертмәскә, смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә, телефон исәбеннән акча югала башласа, тиз арада операторга хәбәр итәргә кирәклеген искәрттем.Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк. Чарадан балалар файдалы киңәшләр алып таралдылар.