Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#ИлдусГыйләҗев

«Туган җир» Илдус Гыйләҗев.
(И туган тел, и матур тел.
Г. Тукай)
И туган җир, и матур җир,
Кендек каным тамган җир.
Атам-анам гомер иткән,
Бабамнардан калган җир.
Суларында коендырган,
Туендырган җайлы җир.
Иген уңган, җәнлек тулган,
Кара һәм ак майлы җир.
Татар җанлы вә иманлы
Оныкларга калыр җир.
...Бөтен гөнаһларым белән
Куенына алыр җир!

«И.Гыйләҗев шигырьләре – гади, хикмәтле, табигый яңгырашлы... Шагыйрь үзенең күпме һәм нәрсә күтәрә алганын, ягъни нәрсә турында, ни өчен, кем өчен язганын яхшы белә. Ә инде күтәргәнен, көчле кулы белән тимер чөюче атлет кебек, ул егетләрчә күрсәтә, демонстрацияли дә белә», – ди аның поэзиясе турында каләмдәше Равил Фәйзуллин.