Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#9декабрьВатанГеройларыкөне

 

9 декабрь көнне бөтен ил Батырлар көнен билгеләп үтә. Татшуган авыл китапханәсендә бу чарага "Илем батырлары" күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә белән танышырга урта звено укучылары чакырылды. Укучыларны бәйрәмнең кыскача тарихы, тарихи вакыйгалары һәм бүләкләре белән таныштырдым. Азнакай районында туган Советлар Союзы батырлары һәм үзләренең көчләрен, тырышлыкларын районыбыз үсешенә багышлаган Социалистик Хезмәт Геройлары, шулай ук Россия Федерациясе Герое якташыбыз Дауди И.Д. турында материаллар урнаштырылды. Райондашларыбызның сугыш чорында күрсәткән батырларын, кыюлыкларын, Социалистик Хезмәт Геройларын хезмәтләрен онытмауның әһәмияте турында сөйләдем. Балалар зур кызыксыну белән Бөек Ватан, Әфган, Чечен сугышларында батырлык күрсәткән һәм югары бүләкләргә лаек булган якташларыбыз турында тыңладылар. Чараның азагында укучылар сорауларга җавап бирделәр. А.В.Суворовның сүзләрен дәвам итүне тәкъдим иттем: “Героями не рождаются, а ...” , балалар бертавыштан җавап бирделәр. “Мондый әнгәмәләр укучылар өчен бик әһәмиятле. Алар илебезнең каһарманнары турында онытырга бирми” – диде тарих укытучысы Ракипова Р.Р.