Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#жизньвсегдапрекрасна

 Шагыйрь Рәниф Шәрипов 1950 елның 30 маенда Татарстанның Кукмара районы Аман-Ошторма авылында туа. 1961 елда әнисе вафат булганнан соң, унбер яшеннән Арча районы Субаш-Аты авылындагы балалар йортында тәрбияләнеп үсә, шунда урта мәктәпне тәмамлый. Укырга кергәнче үк хәреф танырга өйрәнә, уку елларында исә, бик күп китап уку белән бергә, шигырь язу белән мавыккан Рәниф балалар йортындагы кырыс тормыш шартларында шигърияттән тыелып торырга мәҗбүр була һәм урта мәктәпне тәмамлагач, иптәшләренә ияреп, күңеле тарткан гуманитар юнәлештәге югары уку йорты урынына Казанның химия-технология институтына барып керә. Шуннан ул гаскәри хезмәткә чакырыла. Рәниф Төньяк хәрби флотындагы корабта сигналчы матрос, ярты елдан отделение командиры булып хезмәт итә. Үз хәрби һөнәренең остасы буларак, бер корабта йөкләмәсен үтәп кайтуга, аны шунда ук икенче кораб белән кабат диңгезгә чыгарып җибәрү гадәти бер хәлгә әверелә. Нәтиҗәдә төньякның салкын, кырыс, туктаусыз давыллы табигый шартлары яшь организмга төзәлмәс зыян китерә һәм ел ярымнан Рәнифне инвалид хәлендә Казанга кайтарып куялар.Югары уку йортына керергә кыстасалар да, үзлегеннән белем алу юлын сайлый: күп укый, яза, поляк һәм инглиз телләрен өйрәнә, шул телләрдә дөнья әдәбияты үрнәкләре белән таныша. Р.Шәриповның матбугатта беренче шигырьләре узган гасырның җитмешенче елларыннан «Татарстан яшьләре» газетасы, «Идел» альманахы битләрендә күренә башлый, радиотапшыруларында яңгырый. 1979 елның ноябрендә яшь иҗат көчләренең Кукмарада узган V республика конференциясендә катнашкан С.Хәким белән И.Юзеев, махсус кереш сүз язып, яшь шагыйрьнең «Чокырча тавы» исемле поэмасын «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында бастырырга булышалар. 1994 елда Рәниф Шәрипов Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләгенә лаек була, 2006 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә. Шагыйрь 2007 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була. Р.Шәрипов – 1992 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Төп басма китаплары:"Тәрәзәдә утлар","Ян, учагым!" ,"Күк һәм күңел йолдызлары","Йорт иясе","Мәңгелек сер", "Җомга".