#ВековойЮбилейТатарстана.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән вакытта Татар халкының милли аш – су сәнгате тарихын барламыйча калу мөмкин түгел. Танылган кулинар Юныс Әхмәтҗанов ТАССРда беренче татар кухнясы рецептлары җыентыгын чыгара. Ул аларны авыллар буенча җыя, мөстәкыйль рәвештә эшли. Китапларда аш-сулар үзләре дә, аларны булдырган халык тарихы да. Авторлар Юныс Әхмәтҗановның эшләренә дә таяна. Хәзерге китапларда татар кухнясы серләре тагын да күбрәк.
Милли гореф-гадәтләргә бай татар кухнясы һәрвакыт ризыкның үзенчәлеге, аларның тәм сыйфаты һәм бизәлеше белән дан тоткан.Татар халкының аш-су сәнгате гасырлар буена барган милли гореф-гадәтләренә бай. Күп гасырлык тарих барышында милли кухня барлыкка килә, ул безнең көннәргә кадәр үзенчәлекле сыйфатларын саклап кала.