Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#МәшһүрТатарГалимнәре-Габделхәй Хурам улы Әхәтов.

 Габделхәй Хурам улы Әхәтов-күренекле татар галиме,тел белгече,лингвист-тюрколог,җәмәгәть эшлеклесе,филология фәннәре докторы(1965),профессор(1970). Профессор Г.Х.Әхәтов татар диалектологиясе,лексикологиясе һәм үстерүгә зур өлеш керткән галим. Совет Россиясенең күренекле фән эшлеклесе буларак,ул татарлар тыгыз урнашып яшәгән регионнарда дәүләт университетлары һәм институтларының филология факультетлары базасында татар теле һәм әдәбияты кафедраларын оештыруда башлап йөри. Шул ук вакытта,ул үзе дә төрле югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты кафедраларына 30 елдан артык җитәкчелек итә. СССРның югары һәм махсус урта белем министрлыгының Мактау грамоталары һәм дипломнары белән,"СССР югары белем бирү өлкәсендә күрсәткән уңышлары өчен"дигән почет билгесе белән бүләкләнгән(1982). Профессор Габделхәй Әхәтов Себер,Урта Азия һәм башка регионнарга лингвистик һәм диалектологик экспедицияләр оештыра һәм аларга җитәкчелек итә.1986нчы елның 25 ноябрендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә вафат була.