#ШәҗәрәЧалТарихкаТәрәзә
Тарих һәм халык...Бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр болар. Һәр ил,шәһәр,авылның, хәттә аерым бер нәселнең үзенчәлекле үткәне,тарихы бар. Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен,җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Мөселман булган кеше үзенең әти һәм әнисе ягыннан булган җиде буын бабалары рухына дога укырга тиеш була. Шуңа күрә дә ил агалары-аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һүм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар,шәҗәрәсен төзегәннәр,киләчәк буынга ядкарь-истәлек калдырганнар.