Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#Ягоржусьсвоейпрофессией

 Китапханәче һөнәре-мәңгелек китап кебек. Китапханәче-борынгы,кирәкле катлаулы һәм кызыклы һөнәр. Китапханәче-аралашучан,энциклопедик белемле,яхшы психолог булырга тиеш. Кызыклы һөнәр,чөнки һәр көн китаптагы яңалыкны,китап укучыны ачасың.Замана китапханәче заманча мәгълүмати технологияләрне:компьютер,офис техникасының барлык төрләре,видеотехника һәм башка аппаратураны да куллана белергә тиеш.Мин,Мухаметшина Фәридә Әсгәть кызы,1968нче елның 11 февралендә Азнакай районы Баланлы-Бүләк авылында дөньяга килгәнмен.Башлангыч мәктәпне туган авылымда,ә урта мәктәпне 1985нче елда Чалпы авылында тәмамладым.1986нчы елда Бөгелмә педагогик училищесына укырга кердем.1988нче елда тәмамлап,Татшуган балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем.2000нче елда Татшуган урта мәктәбендә мәктәп китапханәчесе булып эшли башладым.2011нче елда Уфа шәһәренең югары һөнәри белем бирү институтын тәмамладым.2013нче елның 17 октябреннән авыл китапханәсендә хезмәтемне дәвам итәм.2019нче елда һөнәри әзерлек курслары үтеп,баш китапханәче,баш библиограф дипломына ия булдым.Үземне бәхетле кеше дип саныйм,чөнки мин үз хыялымны тормышка ашыра алдым.Яраткан эшем бар.Якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез-китапханәчеләр көне белән барлык хезмәттәшләремне котлыйм! Чын күңелдән игелек һәм чиксез бәхет,үзара аңлашу һәм барлык башлангычларда да уңышлар телим!