Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

#БезнеңТарихСездәнБашлана

 Татшуган авыл китапханәсендә күп еллар эшләгән Сафиуллина Ләмига Рахматулла кызы истәлекләре.Мин, Сафиуллина Ләмига Рахматулла кызы 1937 елның 7 февралендә Арча районы Урта Бирәзә авылында туганмын. Башлангыч сыйныфларны туган авылымда,ә 7 нче сыйныфны Арчада укып бетердем.Минем балалык, яшьлек елларым коточкыч авыр,сугыш елларына туры килде. Сугыш елларының ачлыгын, ялангачлыгын күрергә,көч җитмәслек авыр эшләрендә эшләргә туры килде. 1950 нче елны авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган Свияжсктагы техникумга агрономия бүлегенә укырга кердем.1953 нче елда уку йортын тәмамладым.Балтач районында агроном итеп билгеләделәр. 1954 нче елның 24нче мартында Татшуган авылына кайттык. Чалпы МТС ыннан мине "Эконом"колхозына агроном итеп җибәрделәр. 1955 нче елның октябрь аеннан Татшуган авыл китапханәсендә эшли башладым. Алабуга мәдәният техникумына укырга кердем. 1959 нче елда укып бетереп китапханәче дипломы алдым.  Китапханәгә күбрәк китап укучылары тарту максатыннан чыгып,төрле темаларга конференцияләр,тематик кичәләр,әдәби кичәләр системалы үткәрә идем. 1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышында һәләк булган авылдашларга багышлап фотоальбом төзедем. Үзем эшләгән елларда китапханә яхшы эшләүче китапханәләрдән саналсын өчен бар көчемне биреп эшләдем. 1985 елда лаеклы ялга чыктым.Барлык китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Эшләрегездә уңышлар гына юлдаш булсын!