#БиблиотекиАзнакаево
Татшуган авыл китапханәсе 1955 елның 1 августында ачылган. Китапханәдә барлыгы 620 китап була. Биредә 1955-1960 елларда Шайхлисламова Лена, 1960-1985 елларда Сафиуллина Ләмигә апа, 1985-1989 елларда Ибраһимова Роза, Хәйдарова Резеда,1989-2013 елларда Ибраһимова Фәнүзә эшләгәннәр. 2013 нче елның 17 октябреннән китапханәче булып Мөхәмәтшина Фәридә Әсгать кызы эшли. Китапханә фондында 6 022 данә китап. Аларның: 3804-татар телендә. Китапханә 17 төрдә газета һәм журналлар ала.Китапханәдә 2 компьютер урнаштырылган, интернетка тоташтырылган. Укучыларга материалларны интернеттан алырга мөмкинлекләр тудырылган.