"Тату гаилә нинди була?"
Китапханәдә "Тату гаилә нинди була?" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Гаилә- ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы-балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.