Сухояшская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423325, Азнакаевский район, с.Большой Сухояш, ул. Советская,34.

"12 апрель-Косманавтика көне!"

12 апрель - Косманавтика көне! Косманавтлар көненә беренче космоска күтәрелгән хатын - кыз Валентина Терешковага багышланган әдәби сәгать уздырылды. 1963 елның 19 июнендә "Восток-6" кораблендә Валентина Терешкова дөньяда беренче хатын - кыз косманавт буларак космоска оча. Аңа бу вакытта 26 яшь була. Космоста ул күзәтүләр алып бара, борт журналын тутыра, галәмне фотога төшерә. Җир белән даими элемтәдә тора. Ләкин корабль җиргә төшкәндә ике арада элемтә өзелә. Кыю кыз корабльне Алтай өлкәсенә төшерергә ирешә. В. Терешкова хөрмәтенә, Углич шәһәрендә ясала торган сәгать"Чайка" дип исемләнә. Аңа багышлап берничә шәһәрдә һәйкәл салынган, музейлар ачылган. Космос акчарлагы - В. Терешкова күпләр өчен үрнәк булып тора. Балалар аның турында кызыксынып тыңладылар.