"Кошлар безнең дусларыбыз"
1 апрель-халыкара кошлар көне. 2 апрель халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан балалар бакчасында кунакта булдым. Туган ягыбызның кошлары турында "Кошлар безнең дусларыбыз" темасына балаларның белемнәрен ныгыттык. Балалар кошлар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Балалар китабы көне уңаеннан балалар бакчасына йөрүче балалар кызыклы китаплар белән таныштылар, табышмаклар әйтештек. Китапны сакларга кирәклеге турында белделәр.