Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

"Факил Сафинның 70 яшьлек юбилее"

22 гыйнвар көнне китапханәбездә күренекле прозаик, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби сәгать үтте. Әлеге чарага 3 сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, шулай ук, балалар белән бергәләп, авторның хикәя һәм шигырьләрен укып, тынлап фикер алыштык.