“Күңелләрдә яши, Тукай”
27 апрель көнне татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга карата Сарлы мәдәният йортында “Күңелләрдә яши, Тукай” дигән шигырь кичәсе үткәрелде. “Шүрәле” әкиятен , “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен сәхнәләштереп, шигырьләрен яттан сөйләдек. Кичә азагында “Туган тел” не җырладык.