Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

"Сугыш балалары -тарих яралары"

Сугыш аяусыз. Аның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Сугыш һәм балалар... бу ике төшенчә бер берсенә туры килми кебек. Сугыш чоры балалары... алар бары кечкенә балалар гына булган. Алар ни өчен шулай җиңел булмаганын уйламый гына яшәгәннәр. Алар бөтен ил белән бергә интегеп яшәгәннәр, блокада ачлыгын, немец концлагерь газапларын кичергәннәр...Сугыш һәм балалар... Балалар-яңа тормышның башы, ул бәхет һәм шатлыкка өмет, бу тыныч кояш күк йөзе, һәрвакыт янәшәдә булган әти һәм әни, ул матур уенчыклар, китаплар, дәфтәрләр, көлү, уеннар һәм бәйрәмнәре булган мәктәп. Ә сугыш-ул үлем, җимереклек, Җир йөзендәге  тереклекне һәм җан иясен юк итү. Бу сүзләр беркайчан  бер-берсе белән янәшә тора алмый. "Сугыш балалары - тарих яралары" темасына китапханәдә кинофильм карау, аның эчтәлеге буенча әңгәмә оештырылды.