Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Онытылмас 900 көн”

1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Сарлы  авыл китапханәсендә“ Онытылмас 900 көн"дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Чарада Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде. Әңгәмә барышында Ленинград блокадасында булган авылдашыбыз Усманова Маптуха  апаның исемен дә зур хөрмәт белән искә алдык,  аның турында  язылган альбом белән таныштык.