“ Хакимҗан Халиков – балалар язучысы”
12 январь көнне китапханәдә балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х.Халиковның тууына 90 яшь тулуга багышлап “Хакимҗан Халиков – балалар язучысы “ дигән әдәби сәгать үткәрелде. Бу чарага Сарлы урта мәктәбенең 2 нче класс укучылары чакырылган иде. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында , китаплары белән таныштырылды. Балалар язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар, тизәйткечләрне кабатладылар, табышмакларга җавап таптылар. Китапларын өйләренә укырга дип яздырып алдылар.