Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Җыр калдыра алган шагыйрь”

     16  декабрь -  шагыйрь, җырлар авторы, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Фазыл улы Ерикәйнең тууына 120 ел булды. Шул уңайдан  китапханәбездә “Җыр калдыра алган шагыйрь" дигән күргәзмә  ясап куелды, әдипнең китаплары, җырлары белән таныштырылды.  Ничә еллар халык теленнән төшмәгән, яратып тыңлана торган  “Дуслык турында җыр”, ”Игенчеләр”,  “ Идел буе каеннары “ җырлары тыңланды.