“Язмышларга буйсынмас җаннар”
1993 нче елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар декадасы көне итеп билгеләнде. Шул уңайдан Сарлы авыл китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә , мөмкинлекләре чикле булган авылдашлар белән очрашып авыл советы җитәкчесе Хазиев Ленар Мөхәррәм улы ярдәме белән әзерләнгән бүләк –күчтәнәчләрне тапшырдык. Китапханәбездә “Язмышларга буйсынмас җаннар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тезелде.