Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

"Кояш балкышы"

Язучы - прозаик Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстан республикасы Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Үзенең беренче ижат тәжрибәләре очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елда күренә башлый. 70 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән хикәяләр һәм повестьлар ижат итә. Китапханәдә "Кояш балкышы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, китаплары укырга тәкъдим ителде.