Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

"Татарстан Конституциясе тарихы"

30 ел элек,1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга республикабыз өчен сәяси ,икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Бүген дә күпмилләтле республикабызның төп законы булган Конституциягә таянып гомер итә. Без республикабызның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Шул уңайдан китапханәбездә китап укучылар өчен күргәзмә ясалды.