Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Китап укып ял итәбез”

   28 июль көнне  “Китап укып ял итәбез” дигән библиографик  сәгать  үткәрелде.  Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! ... Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», — ди Р. Декарт.