Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

”Лачындай кыю очучы”

15 июль  көнне легендар очучы Советлар Союзы герое Мәгүбә Сыртланованың тууына 110 ел булды. Шул уңайдан, китапханәдә, ”Лачындай кыю очучы”дигән танып-белү сәгате үткәрелде. М.Сыртланова батырлыгы турында  һәм  очучы турында  язылган Шәрип Рәкыповның  “Кызлар- йолдызлар “ повесте белән таныштырылды, слайд күрсәтелде.