Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“ Алдакчы янгыр” (Р.Шарипова -60 яшь)

13 июль көнне китапханә ишек алдында , Азнакай язучысы Резеда Шарипова  иҗат иткән “ Алдакчы янгыр “ китабындагы шигырьләрне кычкырып уку  оештырылды. Беренче чиратта  якташ язучыбыз  Р.Шарипованың биографиясе иҗаты белән танышу булса, икенче чиратта “Алдакчы янгыр “ китабындагы  шигырьләрен кычкырып укыдык. Аның шигырьләре  балаларны дөньяга, тирә-якка игьтибарлы булырга, матурлыкка сокланып үсәргә өйрәтә.