Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

”Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык, иң зур байлык саулык”

  Бүгенге катлаулы заманда сәламәтлек проблемасы аеруча кискен тора. Кешеләр элек – электән үк сәламәтлеккә зур әһәмият биргәннәр. Татар халкында бу турыда бик күп мәкаль һәм әйтемнәр яшәп килә. ”Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык,иң зур  байлык –саулык”  дигән мәкаль  буенча,  8 июль көнне , лагерьда йөрүче балалар белән әнгәмә үткәрдек. Максаты – балаларга тормышта иң кирәкле нәрсәнең сәламәтлек икәнен, моңа кеше, беренче чиратта, үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртып ирешә алуын төшендерү.