Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Наркотиктан саклан!”

    26 июнь  -Бөтендөнья  наркотикларга каршы  көрәш көне  буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан    китапханәдә  төрле яшьтәге мәктәп  укучылары өчен, шулай ук зурлар  өчен  “Наркотиктан саклан” дип исемләнгән тәрбия сәгате  үткәрелде. Тәрбия сәгатендә   балаларга тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануның  зарары хакында  сөйләнде, наркотиклар куллануның  зыяны, яман гадәтләргә  иярмәү  һәм андый әйберләрдән  ерак торырга  кирәклеге хакында  әйтелде.  Соңыннан  укучылар үз фикерләрен  әйтеп, сәламәт тормыш рәвеше  алып барырга  кирәк дигән фикергә килделәр. “Наркотики-это смерть!” дигән буклет    белән таныштылар.