Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

”Табигать- иң яхшы даруханә”

  28 июнь көнне безнең төбәктә үсүче дару үләннәренә багышланган "Табигать - иң яхшы даруханә" дип исемләнгән экскурсиядә   булдык. Дару үләннәренең файдасы, аларны җыю вакыты, саклау ысуллары турында әнгәмә кордык. Дару үләннәренә багышланган китаплар,газета –журнал битләрендә басылган  язмалардан  торган китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Ык елгасы буендагы  дару үләннәрен җыеп , аларны кышка сакларга  дип  әзерләдек, соңыннан үләннәрдән ясалган чәйләр эчтек.