Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Кояшлы җәй бәйрәме”

  Балачак – иң күңелле , иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булсын  балачакның һәрбер  мизгеле  рәхәт тә, татлы да  булып истә кала. Шул уңайдан ,Сарлы авылы китапханәсе алдында балалар өчен “Кояшлы җәй бәйрәме” исемле хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Асфальтка кояш рәсеме ясадылар, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр. “Җәй китап белән ямьле “ дигән китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү ясалды, яңа кайткан эчтәлекле матур китаплар тәкъдим ителде. Һәр бала  китаплар алып өйләренә таралышты .