Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

” Сабый күңелле шагыйрь”

Сарлы авыл китапханәсендә ” Сабый күңелле шагыйрь” дигән  балалар язучысы Бари Рәхмәтнең  тууына 125 ел  тулуга карата әдәби сәгать үткәрелде. Язучының иҗаты белән таныштылар, шигъри табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләрен кычкырып укыдылар. Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән танышып,өйләренә яздырып китап алдылар.