”И туган тел, и матур тел...”
25 апрель көнне китапханәдә , халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 136 ел тулуга карата, ”И туган тел, и матур тел...” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Әдәби сәгатькә Сарлы балалар бакчасыннан нәни балалар чакырылган иде. Балалар шагыйрьнең иҗаты ,тормыш юлы белән таныштылар,әкияләре буенча табышмакларга җавап таптылар, шигырләр сөйләделәр. “Туган тел “ җырын балалар белән җырладык.