” Сәламәт булыйм дисәң...”
12 апрель көнне, Сарлы авыл китапханәсендә ” Сәламәт булыйм дисәң...”дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Балалар сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану буенча китаплар белән таныштылар. Сәламәтлек турында төзелгән кроссворд чиштеләр, ромашка уены ,табышмакларга җаваплар таптылар.Табигатьтә спорт уенннары уйнадылар.